Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сайтыбызда яңа рубрика! “Укытучылар династиясе“

Кадерле дусларыбыз, сездән дә династияләр турында язмалар көтеп калабыз.

Җирлегебездә укытучы һөнәренә тугры калган династияләр бар
Вәлиевлар – укытучы-мөгаллимнәр нәселе. Алар Борнаш урта мәктәбенең горурлыгы, бөтен гомерләрен белем бирүгә багышлаган күркәм затлар.
Миңнегаян Вәлиева (Җәләлова) – талантлы педагогларның берсе булган. Миңнегаян апа утыз ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлый, математика укыта. Аның чыгарылыш укучылары яхшы нәтиҗәләргә ирешә.
Ибраһим һәм Миңнегаян Вәлиевларның нәсел дәвамчысы - уллары Фәһим 1952 елның 2 гыйнварында Борнаш авылында туа. 1969 елда Борнаш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Фәһим абый 1977 елның 4 ноябреннән Апас районының Борындык (хәзерге Кайбыч районы) урта мәктәбендә директор хезмәтенә билгеләнә. 1984 елда туган авылы Борнашка директор булып кайта. 2008 елның октяберенә кадәр шушы җаваплы эшне башкара. Фәһим абый - мәктәптә еллар дәвамында урнашкан традицияләрне дәвам итүгә саллы өлеш керткән педагог. Күпьеллык хезмәте өчен “РСФСР ның халык мәгарифе отличнигы” билгесе белән бүләкләнгән. Фәһим абыйның тормыш иптәше Гөлзия апа да озак еллар Борнаш мәктәбендә рус теле һәм әдәбият фәнен укытты.
Вәлиевларның өч балалары да югары белемле. Кызлары Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Бүгенге көндә кызлары Алсу Россия ислам университетында диннәр тарихыннан белем бирә.
Вәлиевлар династиясенең гомуми педагогик стажы – 77 ел. Династиянең тормыштагы төп максаты – балаларга аң-белем һәм тәрбия бирү юлында армый-талмый хезмәт итү.
Алсу Хөснуллина, Борнаш урта мәктәбенең укыту-тәрбия буенча директор урынбасары.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев