Себерче авылында яшәүче Раиса апа Баламова 95 яшьлеген каршылады
Ул Ил башлыгының һәм район җитәкчелегенең Котлауларын кабул итте.
(19 октябрь, “Апастово-информ”).
Раиса апа Баламовага Котлау хатларын тапшырырга җирлек башлыгы Фирдүс Гафиятуллин килде. Җитәкчелек һәм авыл җирлеге исеменнән тәбрикләүләрен ирештерде, хәлләрен сорашты.
Раиса апа биш бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә өчесе исән. Әниләре янына кайтып, йорт җирләрен карап, ашарына барлап китәләр.
-Гомерем авыр хезмәт белән узды. Урман да турадым, олау-олау иген дә ташыдым, чәчү эшләрендә дә катнаштым. Көндез колхоз эшендә булсак, төннәрен үз хуҗалыгыбызда тир түктек, - дип тормышын искә алды Раиса апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев