Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сенатор хатын-кызларның декрет ялы вакытын сайлау хокукы турындагы тәкъдимне бәяләде

Яшь әниләрнең декрет ялын үзләре сайлый алу хокукы турындагы тәкъдим – дөрес фикер, дип саный Федерация Советының социаль комитеты әгъзасы Владимир Круглый.

Россия Иҗтимагый палатасы яшь аналарга, акча ягыннан югалтуларсыз булсын өчен, декрет ялы вакытын сайлау хокукын бирергә тәкъдим итте, дип яза «Известия».

Тәкъдимнән аңлашылганча, Россиядә яшәүче бала тапкан аналар өчен бу очракта эш урыныннан аласы сумма үзгәрмәячәк. Хатын-кыз бала карау өчен бирелгән декрет ялын яртылаш кыскарта ала һәм ай саен бирелә торган акчаларны гадәттәгедән ике тапкыр күбрәк алырга мөмкин, яки түләүләрне киметү хисабына ял вакытын озынайта ала.

«Дөрес фикер, чөнки күпләр эшкә вакытыннан алда чыга һәм акчаларын югалта», – дигән Круглый РИА Новостига.

Ул шулай ук аналарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән барлык чараларны да хупларга кирәген белдерде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/senator-xatyn-kyzlarnyn-dekret-yaly-vakytyn-sailau-xokuky-turyndagy-takdimne-bayalade-5855980

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев