Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Үсентеләрне утыртканда көл, балык оны, суган кабыгы, мендәр мамыгы салам“

Кадыйровлар гаиләсе авылда үрнәк булып гомер итә.

(18 февраль, “Апастово-информ“).


Тормыш юлын фидакарь хезмәткә багышлаган Минсара апа Кадыйрова үткәннәре белән горурланып яши. 34 ел сыер сауган ул. Гел алдынгылар сафында булган. Макталган, данланган, хөрмәтләнгән. Зур-зур бүләкләр алган. Күп кенә орден-медальләре бар.

“Эшләдем дә, эшләдем. Шулай тиеш дип белдем. Хезмәт даны ордены, ВДНХның көмеш медальләренә лаек булдым. Тормыш иптәшем Харис та бик тырыш кеше иде“, – дип сөйли Минсара апа.

Гаиләдә 4 бала үскән. Алар бар да тормышта үз урыннарын тапканнар. Бүген ул кызы Резедә апаның һәм киявенең олы тәрбиясен тоеп яши. Улларын, киленнәрен, оныкларын да мактап туймый.

Гаилә мул итеп яшелчәләр үстерә, күп итеп мал-туарлар асрый. Бер генә тик торырга яратмый алар.

“38 ел биология фәнен укыттым. Шуңа да бакчачылык эше миңа якын. 2 теплицада кыяр, помидор, борычлар бик уңды. Әле үзебездән калганы тирә-күршегә дә җитте. 70 төп помидор утырттым. Бер җыйганда 3-4әр чиләк җыеп алдык“, – ди Резедә апа.



Аның үзе генә белгән серләре дә бар.

“Ашламалар кулланмыйм. Бары тик су гына сибәм. Туфракка черемә кертәм. Утыртыр өчен чокыр казыгач, анда көл, балык оны, суган кабыгы, мендәр мамыгы салам. Каз мамыгында молибден күп. Ул үсемлекләргә кирәк. Үсентеләрне март ае башында, ачык һавага утырта торган төрләрне соңрак чәчәм. Орлыкны үзем ясыйм. Гибридлардан орлык булмый, аларны сатып алам“, – ди ул.
Гаилә терлекләрне дә бик яратып асрый. Бүгенге көндә аларның 13 кечкенә сарык бәтиләре туган. Аларны яшь баладай карыйлар. Хәтта һәрберсенә исемнәр кушканнар. Җәй көне исә тавык- чеби, каз, үрдәк, күркәләр үстерәләр. Һәр көннәре хәрәкәттән һәм файдалы эштән тора аларның. Минсара апа аларның һәр эшендә киңәшче һәм ярдәмче.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев