Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Сердәш”, “Сүнмәс дәрт” клубларына 30 яшь

Апас үзәк китапханәсе коллективы Өлкәннәр декадасы уңаеннан мәгариф, мәдәният хезмәт ветераннары, китапханә каршында моннан 30 ел элек оешкан бик уңышлы эшләп килүче "Сердәш", "Сүнмәс дәрт" клубларына йөрүчеләрне "Тормышымның алтын көзе" исемле чәй табынлы әдәби кичәгә чакырып ял иттерде. Кунаклар үзләре дә буш кул белән килмәгән иде, бу көнне китапханәдә "Көзге...

Апас үзәк китапханәсе коллективы Өлкәннәр декадасы уңаеннан мәгариф, мәдәният хезмәт ветераннары, китапханә каршында моннан 30 ел элек оешкан бик уңышлы эшләп килүче "Сердәш", "Сүнмәс дәрт" клубларына йөрүчеләрне "Тормышымның алтын көзе" исемле чәй табынлы әдәби кичәгә чакырып ял иттерде. Кунаклар үзләре дә буш кул белән килмәгән иде, бу көнне китапханәдә "Көзге муллык-хезмәтебез җимеше" күргәзмәсендә Апасның уңган хуҗабикәләре үз бакчаларында үстергән җиләк-җимеш, яшелчәләр, төрле кайнатмалар, камыр азыклар күргәзмәсе оештырылды. Кичәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район кулланучылар комитеты баш белгече Гөлнара Абдрахманова, район Пенсия фонды белгече Гөлназ Зиннәтуллина, район ветераннар Советы җитәкчесе Мәнфүсә Хәкимҗанова катнашты.

Алар үз чыгышларында өлкәннәрне бәйрәм очрашуы уңаеннан кайнар котладылар һәм сорауларга җаваплар бирделәр. Үзәк китапханә коллективының хатын-кызлар "Умырзая" вокаль ансамбле, Гөлинә Муллахмәтова, Сания Суслина, Наҗия Галиуллина, Венера Салаватова, Руцилә Садриева, Бану Кадыйрова, Миләүшә Вәлиуллина, Фатыйх Хисамов, Рәмис Ногманов һәм башка сәхнә үзешчәннәре, сәнгать, әдәби сүз яратучыларның чыгышларын да бик яратып тыңладылар. Китапханәчеләр өлкәннәр өчен Фатыйх Хөснинең "Кабак" әсәреннән бер өзекне сәхнәләштереп, күпләр өчен сюрприз әзерләгән иде. "Көзге волейбол", "Кайнар бәрәңге", кашык белән бәрәңге ташу, яшелчә һәм җиләк-җимешне аера белү кебек ярыш-виктриналарда һәркем бик теләп катнашты.

Район үзәгендә 1986 елда оешып, бүгенгәчә эшләп килүче "Сердәш" һәм "Сүнмәс дәрт" ветераннар клублары әнә шулай ял итә, иҗади эшли. Афзрин, абый-апалар!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев