Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Сезгә дигән открыткамны һаман да саклыйм!"

Мәктәпне 4 ай элек кенә тәмамладым. Вакыты белән аның турында да, анда кайнаган кечкенә тормышны да сагынам. Ләкин күп сагынырга ярамый, лекция бара, тыңлап, язып барырга кирәк...

Чыннан да, мәктәп турында уйлана башласаң, барсы да әкренләп искә төшә бит: сыйныфташлар белән кирәкмәгәнгә әрләшүләр, ашханәгә кадәр узышулар, бишле өчен ярышулар... Мондый вакытларны искә төшерә башласаң язмам күпкә китәр, чөнки 11 ел мәктәптә укып, аның ритмы белән яшәп күбесе өчен ул хәтта икенче йорт булып тоела. Кыска мизгелләр бармак белән санап бетермәслек булса да, безне дөрес юлга әйдәгән укытучылар мәңге онытылмый. Аларның һәрберсе укучы өчен якын һәм кадерле кеше, чөнки укытучылар балалар тормышында мөһим роль уйныйлар : киләчәккә максатлар куйганда кирәкле өлеш кертәләр.
Минем татар әдәбиятына карата мәхәббәтемне уятучы укытучым турында сөйләп китәсем килә. Аның исеме Дәүләтшина Гүзәл Габделхәй кызы. Нәкъ менә аның дәресендә 45 минутлык вакытны санап утырырга, дуслардан “тагын ничә минут калды” дип сорарга туры килми иде. Чөнки дәрес сизелмичә, ләззәт белән күз йомганчы үтә дә китә иде.
Үз фәнен яратучы укытучы, укучыларын да аңа гашыйк итәчәк. Гүзәл Гәбделхәй кызы бу сүзләргә туры килеп тора. Мәҗбүри мәхәббәт диеп булмый моны, үзеннән үзе чыккан, сүз белән аңлатып булмаслык мәхәббәт бу.
Әдәбиятның рәхәт мизгелләрен искә алам... Дәрес башланган саен Гүзәл Габделхәй кызы безнең хәлләрне сорамыйчан утырырга рөхсәт бирми иде. Әмма бу көндәлек кырыс сораштыру түгел, юк, бу киресенчә укучылар хәле турында кайгыру, алар тормышы белән яшәү турында раслый иде. Бөтенебез елмаеп, бер укучы кәефсез басып торса, Гүзәл Габделхәй кызы аның янына барып, барысын да сорашып, кәефләрен күтәргәч кенә тыныч күңел белән дәресен башлап җибәрә иде. Мондый көндәлек хәл белешүләр 15 укучы белән тулган сыйныф бүлмәсен чыннан да җылы атмосфералы икенче йортка әйләндерә дә куя иде. Дәрес программасындагы әсәрне укый башлаганчы , укытучыбызның бер гадәте бар : ”Мин укыйммы, әллә үзегезнең укыйсыгыз киләме?” – дигән сорау. Ләкин теләк укырга ашкынып торса да, колак күбрәк укытучыбызның укыганын тыңлаудан рәхәтлек ала. Уйламагыз, арттан карап бармау өчен, дәрестә катнашмас өчен түгел бу, киресенчә укытучы укыгач без сыйныфташларым белән әсәрнең сюжетена тирәнрәк керә , ул әсәр белән чыннан да кызыксына башлый идек, ә күзләрне йомсак хәтта үзебезне андагы геройлар итеп тә хис итә идек, һәм бу йоклап китеп теш күрү турында сөйләвем һич тә түгел. Дәрес бетүгә 1 минут калганда да, әсәрнең 2 калган бите җиңә иде, чөнки әсәрнең ахырын белмичә башка фәнгә кереп булмас кебек тоелды безгә. Бер сүз белән әйтсәм, әдәбият дәресе минем өчен тәнгә, күңелгә ләззәт, ял бирә торган фән кебек истә калды. Мондый хисләрнең гаепчесе – Гүзәл Габделхәй кызы.
Укытучыбыз кояшсыз яши алмый икәнен дә яхшы хәтерлим. Сыйныфка кергәч тә “Нишләп караңгыда утырасыз? Жалюзиларыгызны ачып куегез” кебек сораулар еш кабатлана иде. Тәрәзәдән кояш нурлары кергәч кенә, үзебезнең караңгыда утырганыбызны шунда ук аңлап алабыз. Чыннан да кояшсыз утыргач, үзеңне хәлсез, арыган шикелле хис итәсең, ә яктылык кергәч сулыш алып яңадан яши башлыйсың кебек.
Укытучы кушкан эшне эшләмәгәнең бармы дисәләр, мин бар дия алам. Мин аны эшләдем, ләкин тапшырырга онытылды... Бу май ае, укуның соңгы көннәре, Гүзәл Габделхәй кызының соңгы дәресе иде бездә. Ул мондыйрак бирем биргәнен хәтерлим : аңа булган бөтен фикерләрне, киңәшләрне открытка формасында ясарга кирәк иде. Ике тапкыр ясарга туры килде бирелгән биремне: беренчесендә эшем тапшырырлык дәрәҗәдә түгел дип открытканы яңадан ясарга керештем . Ясап бетергәч, Гүзәл Габделхәй кызын таба алмадым, тапкач, открытка бирү турында оныттым.
Гүзәл Габделхәй кызы, моны укысагыз, иң беренчедән, сезгә кайнар сәлам, икенчедән, мин ясаган открыткамны әле дә саклыйм һәм мәктәпкә килү белән сезгә бирәчәкмен. Сез миндә әдәбиятка карата күзләремне башка яктан ачтыгыз, әдәбият әсәрләреннән рәхәтлек алырга өйрәттегез. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә. Сезне искә алган саен, күңелдә гел җылы хисләр уяна.
Адилә Илалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев