Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сезнең авылны да видеога төшерәчәкләр

Махсус комиссия һәр авыл җирлеге буенча чисталык, төзекләндерү икеайлыгы барышын һәм нәтиҗәләрен өйрәнү, бәяләү акциясен башлап җибәрде. Узган атнада "Йолдыз" һәм "Апас хәбәрләре" җурналистлары белән бергә район Советы аппараты җитәкчесе Илфир Гәрәев Табар Черкене, Ишеево авыл җирлекләрендәге 5 авылда да социаль-мәдәни объектлар, мәчет-зиратлар, урамнар, аларның яктыртылышы, юл йөрү билгеләре, чүплекләрнең...

Махсус комиссия һәр авыл җирлеге буенча чисталык, төзекләндерү икеайлыгы барышын һәм нәтиҗәләрен өйрәнү, бәяләү акциясен башлап җибәрде. Узган атнада "Йолдыз" һәм "Апас хәбәрләре" җурналистлары белән бергә район Советы аппараты җитәкчесе Илфир Гәрәев Табар Черкене, Ишеево авыл җирлекләрендәге 5 авылда да социаль-мәдәни объектлар, мәчет-зиратлар, урамнар, аларның яктыртылышы, юл йөрү билгеләре, чүплекләрнең халәтен тикшереп кайтты. Бу фото-видеофактлар исә хакимиятнең шимбә планеркасында экранда күрсәтелә, тикшерелә һәм авыл җирлекләре башлыклары булдыклылыгына шунда ук бәя дә куела. Соңгы рейд нәтиҗәләре буенча Төбәк Черкене авылы чиркәве төзеклеге һәм урамнар чисталыгы башкаларга үрнәк итеп куелырлык дәрәҗәдә дип ассызыкланды.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев