Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сезнең алда баш иябез, батыр егетләр!

Апа үзәк китапханәсендә эчтәлекле һәм тирән мәгънәгә ия булган чара узды. Ул махсус хәрби операциядә катнашып, батырларча һәлак булган районыбызның дүрт батыр улына багышланганды. Югары Ындырчы авылыннан Рәдис Бакиров, Олы Бакырчы егете Илнар Шәфигуллин, Зур Күккүз авылы егете Илфар Хафизовның туганнары, авылдашлары катнашса, Табар Черкене авылы егете Сергей Баранов-Орелның кадерле әнисе үзендә көч табып, әлеге чарада катнаша алды. Алар кичәдә катнашкан аграр көллият студентларына батыр райондашларыбыз турында бик җылы истәлекләре белән уртаклаштылар, матур шигырьләрен, күңелдән чыккан җырларын бүләк иттеләр.

Илебез данын, тынычлыгын саклар өчен кулларына утлы корал алган батыр райондашларыбыз турында төрле видеоязмалар да каралды биредә. Зур Күккүз урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Түбән Барыш авылы егете Фаил Гаязов Илфар Хафизовка багышланган бәет сөйләде. Билгеле инде, залдагы барлык кунак та әлеге чыгышны күз яшьләрен тыя алмый тын да алмый тыңлады.


Очрашуыбызның темасы бик үк күңелле булмаса да, мондый чараларны һичшиксез үткәрергә кирәк дип уйлыйбыз. Яшь буын үзенең кыю, батыр уллары, курку белмәс райондашларын танып белергә, алар белән горурланырга тиеш.


Канат асларында гел саклап, яклап үстергән, киләчәккә якты өметләр баглаган аналарның, якын туганнарның ачы югалту кайгысын берничек тә җиңеләйтеп булмый.... Аларга бары тик сабырлык кына телисе килә. Әниләр! Шундый батыр улларны дөньяга китергәнегез, аларны илебезне якларлык чын ир-егетләр итеп тәрбияләгәнегез өчен Сезнең алдыгызда башыбызны иябез һәм олы рәхмәтебезне белдерәбез. Батыр егетләребезне онытмабыз.


Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбыз да исән-сау булсыннар, исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсыннар. Ә иң мөхиме, бу очрашулар шатлыклы очрашулар, хәерле очрашулар булсын иде.


Римма Шәйхетдинова, китапханәче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев