Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Сезнең хатлар - күзләрне яшьләндерә, күңелләрне эретә!”

Апас урта мәктәбенә бала кулы белән язылган хатны саклап йөрткән солдат килде.

(29 февраль, “Апастово-информ”).


Апас урта мәктәбендә бүген гадәти булмаган очрашу булды. Табар Черкене авылыннан, махсус хәрби операциядә катнашкан, бүгенге көндә кыска вакытлы ялга кайткан Сергей Листратов 1нче сыйныф укучысы Эльвина Харисова белән очрашты. Ул балалардан килгән хатларны алгандагы хис-тойгылары белән уртаклашты, туган як сәламнәренең иң кадерлесе булуын әйтте, Эльвинага йомшак уенчык һәм якынлашып килүче 8 март бәйрәменә күчтәнәч бүләк итте.
“Балалар кулы белән язылган хатларны укуы бигрәк тә күңелле. Солдатлар хатта язылган һәр җөмләне йотлыгып укыйлар. Бронижилет кигән, кулына автомат тотып, тәүлек буе хәрби хезмәттә булган ирләр сезнең хатларыгызны ачкач күзләре яшьләнә. Сөенәләр дә, туган якларын сагынып моңсуланалар да алар”, - диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев