Әсгать Галимҗанов исеме якташлары күңелендә яши
Якташыбыз, легендар хәйрияче, олы йөрәкле, үзенчәлекле шәхес Әсгать Галимҗанов арабыздан мәңгелеккә китте. Ләкин ул үз артыннан онытылмас изге гамәлләр, җуелмас якты эзләр калдырды. Шушы изгелекләре аша үз исеме генә түгел, туган авылы – Болынбалыкчының даны да тарих битләренә мәңгелеккә уелды. Арада булмаса да, Әсгать абый халык күңелендә, якташлары, авылдашлары күңелендә яши.
(Ләйлә Шиһабиева, Апастово-информ).
Әсгать Галимҗанов үзе дә юклыкны белеп, кычыткан, алабута ашап үскән бала буларак, кешегә булышуны бурычы итеп кабул итә, аларны бәхетле итү теләге белән яна. Үзенең йөрәк авазына әти-әнисенең васиятләре дә килеп кушыла. Авылда ярдәмчеллеге белән дан тоткан, хезмәтләре өчен беркайчан акча сорамаган әтисе: "Кешенекенә тимә, үзең булдыра алганча ярдәм ит”, - дисә, ачлы-туклы үсеп килүче балалары өчен өзгәләнүче әнисе: “Иң беренче мохтаҗларга, ятимнәргә булыш”, - дип, улының күңеленә сеңдерә. Әсгать абый гомеренең соңгы көннәренәчә үзен бәхетле саный. Чөнки ата-ана васияте үтәлгән, йөз генә түгел, йөз мең кат ихлас рәхмәтләр ишетелгән, ул кылган игелек һәм изгелекләргә тирә-юньдә тиңнәр юк!
Гомеренең соңгы көннәренәчә Апас җирен үз итеп, сагынып, якташлары белән аралашып, ярдәм итеп яши Әсгать абый. Аны биредә олысы-кечесе хөрмәт белән искә ала. Болынбалыкчы нәниләре исә бакча бусагасын атлап керү белән Әсгать Галимҗанов исеме белән очраша, аның игелекле тормыш юлы белән таныша. Чөнки ул үзенең торак йортын балалар бакчасы итеп куллану өчен бүләк итте.
-2006 елның 1 июнендә бу бина безгә тапшырылды. Инде менә 13 ел эчендә күпме бала тәрбияләнеп чыкты, күпме әти-әнинең рәхмәтләрен ишеттек. Бакчабызга балалар теләп йөри, җылы, якты, уңайлы. Ашый, уйный, йоклый торган аерым бүлмәләре бар. Әсгать абый исә сирәк кенә кайтканда да кереп, бакча коллективының хәлен белеп чыга иде. Без аны яшь буынга һәрчак үрнәк итеп күрсәтәбез, - ди Болынбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Римма Гыйльметдинова. .
Кем белән генә фикер алышсаң да, Әсгать абыйның кирәгеннән артык гади булуын, кемнеңдер тәкъдимен, соравын көтмичә, изгелекләрне йөрәк кушуы буенча башкаруын билгеләп үтәләр. Ә халык күңелендә иң хөрмәт уятканы, ул бу эшләрне үзен таныту өчен, ниндидер дәрәҗәле исемнәр өмет итеп түгел, ә кешеләрнең балкыган йөзләрен, балаларның ихлас елмаюларын күрү өчен эшли. Озак еллар Апас районы хакимиятендә эшләгән, Әсгать абый белән якыннан аралашкан кеше буларак, Апас Туган якны өйрәнү музее директоры Рәмис абый Ногманов та үз сүзен әйтте:
-Ул туган ягы белән элемтәсен өзмәде. Күрешкән чакта: “Малай”, “Җаныкаем” дип, эчеңә үтеп, гади генә сөйләшә, “Волгасы” белән кайтып туктый да, үз планнары белән уртаклаша иде. Табигать матурлыгына хозурланып, табигыйлекне яратып яшәде. Болынбалыкчыдагы кипкән күлне сулы итте. Үзе дә балык тотарга ярата иде. Авыл башыннан мәчеткә кадәр асфальт юл салдыру өчен акча түләүнең үзем шаһиты булдым. Бу бит сиксәнләп автобус бүләк итүдән, балалар, картлар йортларына, төрле афәтләрдән зыян күргән кешеләргә булышудан тыш. Ул гомере буе кеше өчен яшәде. Гомер буе, алны-ялны белми эшләде, терлек асрап көн күрде. Өстендә бер кат киеме булса, үзе канәгать булды. Бик кешелекле, җор сүзле, моңга гашыйк кеше иде. Музейда Әсгать Галимҗановка багышланган бүлек эшли. Анда легендар шәхес турында күп мәгълүмат тупланган, - диде ул.
Чыннан да, тынгысыз күңелле якташыбыз тормышның бар ямен хезмәттә күрә. Ул сәгать белән исәпләшми, вакытны санамый, ару-талуны белми, ә ялкауларны яратмый. “Акча аяк астында гына, аны үрелеп ала белергә генә кирәк”, дияргә ярата.
Болынбалыкчыдагы күршеләре дә аны гаҗәеп, искиткеч кеше буларак сагынып сөйли:
-Андый изге җанлы, шәфкатьле, кече күңелле кеше башка юк. Без аңардан бик күпкә яшь булсак та, хөрмәте ташып тора иде. Киңәшләрен дә бирде, кирәк урында шелтәләп тә алды. Киләчәкне алдан күреп эш итте. Ник ике сыер, ике бозау асрамыйсыз, бер янында икенчесе дә үсә, кәсебенә керсәң, азыгы да табыла, тырышырга гына кирәк. Акча бит янәшәдә йөри, дип әйтә иде. Кечкенәдән эшләп үскән - печән чапкан, терлек караган, кирпеч суккан кеше буларак, ул үзе ялкаулануны белмәде. Әсгать абыйның юраганнары юш булды, тора-бара авыл халкына да күпләп терлек асрар көн килде, мөмкинлекләр артты. Авыл халкы аңа бик рәхмәтле. Өч урамыбызны ташлы итүдә булышты, - ди озак еллар исәп-хисап эшендә хезмәт иткән Рәйсә апа Хәйруллина.
Галимҗановлар гаиләсендә алты бала үсә. Бүген инде аларның берсе дә исәннәр рәтендә юк. Иң олылары Сария апа Әгълиуллина Әсгать абыйдан соң вафат булды. Бүген аның кызы Нурсия Хәсәнова Болынбалыкчыда яши.
Әсгать абыйның Казандагы өр-яңа фатирын Казахстаннан күченеп килгән мохтаҗ гаиләгә бирүе дә мәгълүм. Мөгаен, авыл чирәмендә аунап, иркенлектә үскән абзыйга дүрт стена арасында кысан булгандыр.
-Изге эшләре республика чикләрен узган кабатланмас шәхес ул Әсгать абый. Авылда да һәр почмак аның исемен хәтерләтә. Такыр авыл урамнары буйлап атласак та, мәчет манарасын күрсәк тә без аны искә алабыз. Республика буйлап таралган 80 автобусның да берсе – безнең Болынбалыкчы авылы мәктәбендә. Ул аны 2006 елда бүләк итте. Ул көнне бездән артык эшләгән игелеге өчен үзе сөенгән иде. Үзенә карата игътибарга битараф булса да, кеше сөенеченнән тәм табып яшәде. Үз гомерендә авылда ике йорт төзеде. Аның берсен – балалар бакчасы өчен бүләк итсә, икенчесендә – балалар йортларында яшәүче нәниләрне яшәтү теләге белән янды. Бу теләге тормышка ашмаса да, Әсгать абыйның хыялы башкала уртасында һәйкәл булып калыкты. Казан Кремле янындагы һәйкәлдә Әсгать абыйның эшли башлаган еллары сурәтләнгән. Ат арбасына ятимнәрне утыртып, уйнатып йөрүе турында ул бик яратып сөйли иде. Хәзер исә районыбыз халкы, яшьләр әлеге һәйкәл буена экскурсиягә йөри. Әсгать абый безнең өчен патриотик тәрбия чыганагы, үрнәк булып тора, - ди Болынбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Римма Гыйльметдинова.
Әсгать Галимҗанов актив хәйрия эшчәнлеге алып барганы өчен югары дәүләт бүләкләре дә алган. “Хезмәт Кызыл Байрагы”, “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” орденнары, Лев Толстойның “Балаларны яклау эшенә керткән өлеше өчен” алтын медале белән бүләкләнгән, “Казанның мактаулы гражданы” исеменә лаек булган. Хәйрия эшчәнлеге буенча Республика Советы әгъзасы булып торган. Ләкин югары урыннарга ашкынмыйча гына, гомеренең соңгы көннәренә кадәр, иске генә барагында, үзе сайлаган изге юлдан тайпылмыйча гомер кичерә.
Хәйрияче үз гомерендә кайгы-хәсрәтләрне дә күп күргән: тормыш иртәшен, улын, якыннарын җирләгән. Хәсрәтен дә әнә шулай игелекләр, изгелекләр аша баскан.
Болынбалыкчыга соңгы кайтуында Әсгать абый яраткан, озак еллар сердәше булган, татар халык көйләрен сыздырган тальянын да алып кайта. Шул кайтуында ул аны авылда калдыра. Гүя ул арабыздан китәсен сизенгән дә, моң иясен туган якларында, ышанычлы кулларда калдырган. Тальяны гына, барлык якташлары кебек үк хуҗасының юклыгына ышанмый. Ул бер килеп керер дә: “Әйдә, малай, берне җырлыйк!” - дияр кебек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев