Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәгъдәнә әби Сафина: “Олы яшьтә булсам да, Путин белә икән“

Сәгъдәнә әби Сафина 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады.

Аңа әлеге уңайдан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова, Югары Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин, элемтә бүлекчәсе хезмәткәре Мәрьям Корбангалиева изге теләкләрен юлладылар.
Сәгъдәнә әби бүген дә җитезлеген, шаянлыгын югалтмаган. Бер генә дә тик утырырга яратмый ул. Газета-журналларны да күзлексез генә укый. Котлау открыткаларын да тиз генә укып алды. “Сәгъдәнә Гәрәевна дип язган. Өлкән яшьтә булсам да, Путин мине белә икән. Район җитәкчелеге дә онытмаган. Бик эшләдем шул мин. Районда иң алдынгы сыер савучы булып тордым. Почта таратканда да авыл урамнарын йөгереп уза идем. Хөрмәтегезгә рәхмәт“, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев