Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Шайтан куентыгы“ – Апас сәхнәсендә

Апас халык театры Зөлфәт Хәкимнең "Шайтан куентыгы" спектаклен район тамашачысына тәкъдим итте. Елатты да, көлдерде дә, уйланырга да мәҗбүр итте алар. Җирле артистларның осталыкларына да сокланмый мөмкин түгел иде. Сәхнә түрендә балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә бер йодрык булып уйнады. Халык театрының режиссеры Земфира Мөхәммәтшина соңыннан спектакльне әзерләүгә көч...

Апас халык театры Зөлфәт Хәкимнең "Шайтан куентыгы" спектаклен район тамашачысына тәкъдим итте. Елатты да, көлдерде дә, уйланырга да мәҗбүр итте алар. Җирле артистларның осталыкларына да сокланмый мөмкин түгел иде. Сәхнә түрендә балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә бер йодрык булып уйнады. Халык театрының режиссеры Земфира Мөхәммәтшина соңыннан спектакльне әзерләүгә көч куйган һәркемгә олы рәхмәтен белдерде. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Мингазиев спектакльнең "Идел йорт" фестивалендә катнашуы, Рәхмәт хатына лаек булуы хакында әйтеп узды һәм аларга киләчәктә дә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев