Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шешә ватыкларына егылып бер литр кан югалткан баланы Казан хастаханәсендә коткарганнар

Татарстанның Балалар республика клиник хастанәсендә шешә ватыкларына егылган баланы коткарганнар. 

Әлеге хәл республика районнарының берсендә урамда йөргәндә булган. Бала егылган, ә ватылган шешә кыйпылчыклары кулдагы артериягә зыян китергән. Бала бер литр канын югалткан. Аны ашыгыч рәвештә Балалар республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. Балалар хирургы Анатолий Фадеев җитәкчелегендәге бригада пациентка операция ясаган. Бу турыда клиникада сөйләделәр.

Алар баланың гомерен саклап калган, табиблар кирәкле дәвалау чаралары комплексын ясаган.

«Республика сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең җайга салынган эше кыска вакытта балага медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге бирде», - диделәр Балалар республика клиник хастаханәсендә.

18+

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/sesa-kyipylcygyna-egylyp-ber-litr-kan-yugaltkan-balany-kazan-xastaxanasenda-kotkargannar-5856391

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев