Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Шигъри җанлы райондашыбыз Рөстәм Ибраһимов “Йолдыз“ килгәнне көтеп ала

Карамасарда яшәүче Рөстәм Ибраһимов “Йолдыз“ газетасын яратып укый һәм үзе дә язмалар юллый.

(16 июнь, “Апастово-информ“).


Рөстәм абый шигырьләр иҗат итә. Аны “Йолдыз“ газетасына юллый. Шигырьләрендә туган якка мәхәббәт, ярату хисләре чагылыш таба.

“Һөнәрем буенча мин механизатор. Кырлар иңләгәндә күңелем ял итә, рәхәтлек алам. Туган ягын яраткан бер авыл баласы мин“, – ди ул үзе.

“Йолдыз“ килүен дә Рөстәм абый көтеп ала. Аны үзе белән эшкә дә алып китә. Аеруча шигырьләре чыккан саннарны үз итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев