Шигырь укучыларның Г.Тукай исемендәге VI халыкара конкурсы узды
19-20 апрельдә Казанда М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында шигырь укучыларның Г.Тукай исемендәге VI халыкара конкурсы узды. Конкурс татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлана. Анда Апас урта мәктәбенең 7 нче А сыйныфы укучысы Зиннурова Айгөл белән җитәкчесе- татар теле һәм әдәбияты укытучысы- Дәүләтшина Гүзәл Габделхәй кызы катнаштылар....
19-20 апрельдә Казанда М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында шигырь укучыларның Г.Тукай исемендәге VI халыкара конкурсы узды. Конкурс татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлана. Анда Апас урта мәктәбенең 7 нче А сыйныфы укучысы Зиннурова Айгөл белән җитәкчесе- татар теле һәм әдәбияты укытучысы- Дәүләтшина Гүзәл Габделхәй кызы катнаштылар. Айгөл Г. Тукай иҗатына багышланган шигырьне сәнгатьле итеп сөйләп, 1 турдан узды. 2 нче турда да үзен бик лаеклы күрсәтеп, дәрәҗәле диплом һәм бүләкләр алып кайттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев