Шәхси эшмәкәр Шәүкәт Хисмәтуллин Морзалар авылы хат ташучысына махсус бүләк әзерләгән
Әлеге бүләк Морзалар авылында хат ташучы булып эшләүче Роза Альмановага тапшырылачак.
(8 декабрь. “Апастово-информ”).
Йорттан-йортка кереп, һәр кеше белән уртак тел табып хезмәт куючы хат ташучылар халык ихтирамын яулый. Каратунда яшәүче киң күңелле иганәчебез, шәхси эшмәкәр Шәүкәт Хисмәтуллин да әлеге һөнәр ияләренең хезмәтен бәяләп, Морзалар авылының хат ташучысы Роза Альмановага рәхмәт йөзеннән бүләккә махсус тәгәрмәчле сумка алып килде.
“Роза апа Альманова авылның тоткасы булып тора. Иңнәренә авыр сумка асып, авыл урамнарын иңли, йорттан-йортка кереп, пенсия акчалары, субсидияләр тарата. Газета-журналлар, хәтта азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары да алып килә. Эшен үзвакытында, зур төгәллек белән, җиренә җиткереп башкара. Зур рәхмәт аңа”, - диде ул.
Роза Альманова 5 ел Морзалар авылында хат ташучы булып эшли. Авыл халкы белән уртак тел табып хезмәт итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев