Шәүкәт абый Гыйсмәтуллинның күкрәген дә медаль бизи хәзер
Тәҗрибәле остаз 40 ел гомерен ветеринария өлкәсенә багышлаган.
(29 декабрь, “Апастово-информ“).
Хөрмәтле остазны район ветеринария оешмасының еллык йомгаклау җыелышында туган көне белән тәбрикләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар. Күпьеллык намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә үзеннән зур өлеш керткәне өчен ул “Апас районы оешуга -90 ел“ истәлек медаленә, район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Остазга җылы сүзләр әйтелде, ихлас теләкләр теләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев