Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәүкәт хәзрәт Гайнетдинов: “Бүгенге көндә җомга намазына утыздан артык ир-ат йөри”

Олы Бакырчы авылында Корбан ашы узды.

 (20 нче июль, “Апастово-информ”).


Олы Бакырчы мәктәбе ашханәсендә мәктәп коллективы, изге күңелле авылдашлар  ярдәме белән табын әзерләнде. Ак яулыклы әби-апалар, түбәтәйле абыйлар изге Корбан ашына җыйналдылар.


Биредә район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев, Казан кунагы Нияз хәзрәт Сабиров катнашты.


Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров Шәүкәт хәзрәтнең эшчәнлеген югары бәяләп район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. Бакырчы халкын  Корбан ае белән котлады, изге теләкләрен ирештерде. 
Мәҗлестә Коръән аятьләре укылды, вәгазьләр сөйләнде.


“Авылыбызда дингә тартылучылар көннән-көн арта бара. Быел күбрәк яшь гаиләләр Корбан чалдыруда актив булдылар. Авыл буенча алтмыштан артык Корбан чалынды. Шулай ук зиратларыбыз да тәртиптә. Ил-көннәребез тыныч булып, сәламәтлектә, бердәмлектә яшәргә һәм эшләргә язсын Ходай”, - диде Шәүкәт хәзрәт.


Тулырак язма “Йолдыз” газетасының дин битендә урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев