Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәм белән дәвалаучы әби

Университетта парада уку темасыннан читләштек. Укытучы белән әңгәмәбез әллә кайсы темаларны кузгатты. Дин, күрәзәчеләр, тылсым темаларына кереп киттек. Төркемдәшем шундыйрак сорау бирде: “Карагыз әле, күрәзәчеләргә бару дин буенча тыелган түгелме соң?”

Җавапны бергәләп уйладык, әмма бу мәсьәләгә һәркемнең карашы төрле булып чыкты.

Шуннан әнием сөйләгән сүзләр искә төште. Миңа нибары өч яшь булганда, мине бер әбигә алып барганнар. Сәбәбе - бертуктаусыз тончыгу һәм сүзләрне өзек-өзек сөйләвем.

Әби үз эченнән нәрсәдер пышылдап йөреп, утларны сүндереп, караңгы бүлмәдә төрле җиһазлар әзерләп, өстәлгә куйган. Озынча шәм алып, шырпы белән ут кабызган. Мин, сабый бала, шул янып торган утка ярты сәгать буе карап утырганмын. Еламаганмын да. Әби әйтүенчә, мине нәрсәдер каты куркыткан. Әни: “Ул беркөнне тычкан күргән иде. Аннан курыккандыр”, - дип фаразлаган.

Әби шәмнең алдамаганын әйткән. Әгәр дөрестән дә тычканнан курыксам, шәмнең шәүләсендә аның сурәте күренергә тиеш булган. Әмма тычкан шәүләсе урынына бер-берсенә карап торган ир-ат белән хатын-кыз шәүләсе пәйда булган.

 Бу нәрсә дигән сүз соң? – дип сораган әни.

 Бу шуны аңлата: сез ирегез белән сүз куерткансыз. Сезнең талашканыгызны күреп, балагыз курыккан. Шуңа күрә дә ул тончыга, - дигән теге әби.

Дөрестән дә шулай булып чыккан. Бала өчен иң кадерле булган ике кешенең ызгышы шулай тәэсир иткән. Берникадәр вакыттан соң мин елый башлаганмын. Бу күренеш бөтен негатив энергияне чыгару булып саналган.

Бүген миңа 21 яшь һәм үземдә тончыгу проблемасының бер билгесе да юк. Бу хакта миңа сөйләмәгән булсалар,  белмәс тә идем.

Тик шулай да сезнең фикерне беләсе иде. Болай шәм белән эш итүнең дөреслегенә ышанасызмы?

Чыганак: https://intertat.tatar/news/sam-5852288

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев