Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Шәмсия Җиһангирова Апаска килде

Район үзәк китапханәсендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, күп кенә җырлар авторы Шәмсия Җиһангирова белән очрашу булды. Китапханәгә халык теләп килде. Аларның барысында да Шәмсия Җиһангированы күрү, аралашу, иҗаты белән тагын да якыннан танышу теләге көчле иде. -Кечкәнәдән эчемнән генә шигырьләр такмаклап йөри идем. Мөгаен, шигырь минем белән бергә тугандыр....

Район үзәк китапханәсендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, күп кенә җырлар авторы Шәмсия Җиһангирова белән очрашу булды. Китапханәгә халык теләп килде. Аларның барысында да Шәмсия Җиһангированы күрү, аралашу, иҗаты белән тагын да якыннан танышу теләге көчле иде.
-Кечкәнәдән эчемнән генә шигырьләр такмаклап йөри идем. Мөгаен, шигырь минем белән бергә тугандыр. Ул минем белән бергә яши. Иҗат мине яшәтә, мин аны яшәтәм. Тормышымның авыр мизгелләрендә шигырьнең көчен белдем, шигырь белән берләштем, шигырь белән еладым, шигырь белән юандым, - диде танылган шагыйрә.
Зур сәләте өстенә гадилеге, эчкерсезлеге, ихласлыгы белән яраттырды ул. Шәмсия апа шигырьләре, җырлары белән елатты да, көлдерде дә, уйландырды да. Очрашуга килүчеләр арасында авыр чакларында Шәмсия Җиһангирова шигырьләрен укып күңел тынычлыгы алучылар да, хәтта шигырь юлларын көндәлекләренә теркәп баручылар да бихисап иде.
Әниләрнең бөеклегенә мәдһия җырлаган, туган як, мәхәббәт темасын яктырткан шигырьләре мең кат укылган булса да, тыңлап туеп булмады. Шагыйрә үзен җырчы буларак та танытты. Радио дулкыннары аша таныш булган аһәңле тавыш бу очрашуда бөтен барлыгы белән күңелләргә үтеп керде.
Кичә барышында матур теләкләрен, хис-тойгыларын җиткерүчеләр дә, иҗат җимешләрен бүләк итүчеләр дә күп булды. Китапханә хезмәткәре Гөлинә Муллаәхмәтова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Резедә Мостафина, Кече Болгаер авылы китапханәчесе Гөлүсә Гайфуллина башкаруында Шәмсия Җиһангирова сүзләренә иҗат ителгән җырлар да шагыйрәнең үзе янәшәсендә башкача яңгыраш тапты.
Иҗат ялкыны белән яшәүче хезмәт ветераны Миләүшә Вәлиуллина, Бану Кадыйрова, Зәйнәп Яруллина, үзәк китапханә хезмәткәре Руцилә Садриева, Чурибураш мәктәбе укытучысы Лира Яруллина, Иске Йомралы авылы китапханәчесе Әминә Мингазиева, Каратуннан Суфия Тәхәветдинова үзләренең кичерешләре, иҗатлары белән уртаклаштылар.
-Хөрмәтле Шәмсия апа, сезне эчке һәм тышка матурлыгыгыз, иҗатыгыз өчен яратабыз, тугрылыгыгызга, түземлегегезгә сокланабыз. Булганыгыз, безгә килгәнегез өчен рәхмәт, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәм Шәмсия Җиһангированың иңнәренә ак яулык япты.
Очрашуга килүчеләр арасында өлкәннәр дә, урта буын да, яшьләр дә, укучылар да бар иде.
-Шәмсия, шундый булып дөньяда яшәгәнең, туган ягыңны онытмаганың, гадилегең, шөкер итә белгәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Син көн саен безнең өебездә зур кунак. Әзерләгән тапшыруларның берсен дә калдырмый тыңлап барабыз, - диде Апастан Сәүдә абыстай Әхмәдуллина.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмис Ногманов шулай ук Шәмсия Шиһангирова белән бергә укыган, шагыйрәнең иҗатын башлап җибәргән елларын искә алып, гармун моңнарын бүләк итте.
Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев та катнашты:
-Сезнең шигырьләрне укып үстек. Хәзер дә яратып укыйбыз. Җырларыгызны йотлыгып тыңлыйбыз. Иҗатыгыз өчен рәхмәт, очрашуларның соңгысы булмасын иде, - диде ул.
-Мин Апаска беренче тапкыр киләм. Шундый җылы очрашу булды. Мин сездән яшәү көче алып китәм диде, - кунагыбыз һәм һаман яшь калуының серләре белән дә уртаклашты:
-Адәм баласының җаны чиста булырга тиеш. Эчемдә берни сакламыйм, хөсетлекне белмим, кешеләрне шунда ук гафу итәм, - диде.
Аңа очрашу бүләге итеп, үзәк китапханә җитәкчесе Гөлчәчәк Ахманова изге теләкләрен җиткерде һәм очрашу бүләге итеп гөл бүләк итте.
Кичәдән һәркем Шәмсия Җиһангирова белән очраштырган китапханә хезмәткәрләренә олы рәхмәтен әйтеп таралды.
Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев