Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шонгаты авылында коры үләнгә ут капкан

Яз көне һәркем тирә-юнен тәртипкә китерергә тырыша. Җыелган чүпне ягып җибәрергә яратучылар да бар. Ләкин ягылган учакларның куркыныч тудыруын да онытырга ярамый. Утның коры үләннән корылмаларга һәм йортларга күчүе бар. Бер шырпы очкыны нәтиҗәсендә зур-зур урманнар, авыллар зыян күрергә мөмкин икәнлеген дә онытырга ярамый. - Узган атнада гына районның Шонгаты...

Яз көне һәркем тирә-юнен тәртипкә китерергә тырыша. Җыелган чүпне ягып җибәрергә яратучылар да бар. Ләкин ягылган учакларның куркыныч тудыруын да онытырга ярамый. Утның коры үләннән корылмаларга һәм йортларга күчүе бар. Бер шырпы очкыны нәтиҗәсендә зур-зур урманнар, авыллар зыян күрергә мөмкин икәнлеген дә онытырга ярамый.

- Узган атнада гына районның Шонгаты авылында коры үләнгә ут таралды. Моңа бер ханымның чүп ягып җибәрүе сәбәпче иде. Җил кипкән үләнгә кабынган утны санаулы секундлар эчендә зур мәйданнарга таратырга сәләтле. Ә якында гына торак йортлар һәм ягулык салу станциясе урнашкан. Бәла - аяк астында гына. Ут белән алай шаярырга ярамый. Тирә-юнебезне чүпләрдән, кипкән үләннән һәм үткән елгы яфраклардан чистарту бик кирәкле эш. Шулай да саклык кагыйдәләренә таянып эшләү мөһим, - ди янгын сүндерүчеләр.

Исегезгә төшерәбез, янгын куркынычсызлыгы буенча дәүләт инспекторы Илдар Вәлиев белдерүенчә, янгынга каршы көрәш чорында халык өчен штраф күләме 2-4 мең сум булса, вазыйфаи затларга - 15-30 мең сум, юридик затларга 400-500 мең сум. Әлегә кадәр халык өчен штраф 1-1,5 мең, вазыйфаи затларга 6-15 мең, юридик затларга - 150-200 мең сум булган.

Фото:https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxczFOdjNud3pVM3V2RUVkOXRmamFITmM0ekdIRUNlMlY5OTJQd3ZUMlp2dThkb25fNmNtQlNhczJ2MEEyb2RzWURYMDNic1NBOHBnOWZMVTRqOEVFZWlpZ25iSWt2VWFGSkt6eHJUQ212TWhFTHBaRFlDZkM0ZGNqTXd2VFUxeElKTUUxVDM1TjZJcXZ4UzVnOFY3cXZZQ3pQcEtRczQzUkxwc1ZqUkpYeFoySFpuVkNQRmM3dXM&b64e=2&sign=a1bc148b120bbd79d341cd19f73769ed&keyno=0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев