Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Шприцлы һөҗүм». Фестивальгә җыелган кешеләргә укол кадап киткәннәр

Быел җәй башыннан бирле Франция, Бельгия, Бөек Британия һәм Нидерландыда, хәзер Испаниядә шприц белән һөҗүм итү очраклары теркәлгән.

Испаниядәге бер фестивальдә катнашучы өч кыз һәм бер егет үзләренә кемдер шприц белән укол кадап китүен әйткән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Зыян күрүчеләр үзара таныш түгел, алар бөтен дөньядан меңләгән кеше җыела торган фестивальдә төрле вакытта кадау тойган. Аякка яки кулга укол кадаганнан соң бу кешеләр пространствода югалып калган, аңын югалтып егыла язган, аннары алар хастаханәдә яткан. Табиблар анализлар ясаган, тик бернинди чит матдә тапмаганнар.

Укол кадалган кешеләргә тиз арада хәл кергән. Алар берсен көчләүгә дучар булмаган, егетнең банк картасын урлаганнар.

Хәзер моның сәбәпләрен полиция ачыклый, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/spricly-houm-festivalga-yelgan-keselarga-ukol-kadap-kitkannar-5854013

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев