Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Шәрәфуллиннарның эш көннәре иртәнге сәгать 4тә башлана

Кызыл Тауда яшәүче Шәрәфуллиннар бер дә ялкаулана белмиләр. Алар ихата тутырып терлек, кош-корт тоталар.

(17 февраль, “Апастово-информ“).


Рөстәм Шәрәфуллин – үрнәк гаилә башлыгы. Ул – тырыш механизатор да. “МТЗ-1221“ тракторы белән кыр эшләрендә үз өлешен кертә. Чәчү, сенаж, силос салу эшләренең үзәгендә кайный ул.

“6 сыерыбыз бар. Шулай ук таналар, бозаулар да асрыйбыз. 3 ел элек ат үрчетү белән шөгыльләнә башладык. Умарталарыбыз бик күп. 15 гектар пай җиребез бар. Шәхси тракторыбыз белән җирләрне дә үзебез эшкәртәбез“, – ди гаилә башлыгы.

Шәрәфуллиннарның эш көннәре иртәнге сәгать 4тә башлана. Барлык терлекләрне ашатып, асларын чистартып, җыештырып чыгу 3 сәгать вакытны ала. Төш вакытында, кич белән дә терлекләр янында алар.

Кош-кортларның да нинди генә төрләре юк хуҗалыкта. Хәтта кыр үрдәкләре дә бала чыгарып, биредә кыш чыгалар.

“Минем хобби шундый. Кая нинди матур кош күрәм, аны үзебездә булдырырга тырышам. Атларны да бик яратабыз. Нәни тайлар тугач тагын да күңеллерәк булып китә. Тик торырга вакытыбыз да юк“, – ди Рөстәм.

Тормыш иптәше Гөлчәчәк, 2 баласы һәм әнисе Әлфия апа да гаиләдә һәр эштә төп терәк.

Әлфия апа Шәрәфуллина – 6 бала анасы. Төпчек улы Рөстәмгә 9 ай булганда тормыш иптәшен югалта ул. Бала югалту хәсрәтләрен дә үз йөрәге аша уздыра. Хезмәтнең дә авырын, җиңелен сайлап тормый.
“Фермада да эшләдем, колхоз ашханәсендә дә хезмәт иттем. Мәктәп ашханәсендә 60 яшькә кадәр эшләдем. Тормышны алып барырга кирәк бит“, – ди ул.
Хәзер Әлфия апа догаларын укып, намазларын калдырмыйча, йортта күз-колак, киңәшче булып, тңпчек улы гаиләсе тәрбиясендә яши. Яратып гөлләр үстерә. Аларның чәчәк атуларын күзәтеп кенә тора.
“Ачык ишеккә кайтып керәбез, чәй кайнаган була. Әни гаиләбезнең терәге дә, барыбызны җылытучы кояш та ул“, – диләр балалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев