Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шыгай авылы клубы үз ишекләрен ачты

Клубта күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды.

(10 сентябрь, “Апастово-информ”). 
Төзекләндерү эшләре район бюджеты хисабына башкарылган. Барлыгы 3 миллион сум акча сарыф ителгән. 
Шыгай авылы халкының олы шатлыгын район башлыгы Равил Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов һәм “Ак Барс“ банк идарәсе рәисе урынбасары Илфан Гобәйдуллин да уртаклашты. 
“Клуб бик матур. Яңа җиһазлар урнаштырылды. Ул киләчәктә дә гөрләп эшләсен. Шыгай авылында мөһим эшләр алга таба да дәвам итәчәк. Тиздән тагын бер мөһим бина-фельдшер-акушерлык пункты да кулланышка тапшырылачак. Шулай ук авылга асфальт юл салыначак. Исән-сау яшәргә язсын”- диде район башлыгы. 
Равил Хисаметдинов Шыгай авылы клубы коллективына уңышлар теләп, бүләк тапшырды. 
Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов районда мәдәният өлкәсенә зур игътибар бирелүен, мәдәният учаклары төзелүен һәм төзекләндерелүен әйтеп узды. 
“Апас районы республикада мәдәниятне үстерү буенча үрнәк булып тора. Биредә мәдәният учаклары төзекләндерелә, яңалары сафка баса. Апас районы бик күп республика, федераль программаларда актив катнаша. Күләмле төзекләндерү эше өчен район тарафыннан мөмкинлек булдыру да үрнәк гамәл. Бу район башлыгының, аның командасының тырышлыгы, зур хезмәте”, - диде ул. 
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов шыгайлыларны кайнар сәламләп, республикада эшләүче программалар белән таныштырып үтте. Халыкның көнкүрешен яхшырту юнәлешендә җирле бюджет хисабыннан да мөмкинлек булдырганы өчен район башлыгына рәхмәт сүзләрен җиткерде. 
“Ак Барс“ банк идарәсе рәисе урынбасары Илфан Гобәйдуллин гадәттәгечә буш кул белән килмәгән иде. Ул истәлекле вакыйга уңаеннан Шыгай авылы клубына 50 мең сумлык сертификат тапшырды. 
Бу вакыйга Шыгай авылы халкы өчен аеруча истәлекле булды. Заманча, якты, матур клубка җыелган халык сөенечен яшермәде. 
“Шатлыгыбызның чиге юк. Район башлыгы безнең үтенечебезне ишетеп, аны уңай хәл итте. Бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез”, - диде Талия апа Насыйбуллина. 
Шыгай авылы клубы танымаслык булып үзгәреш кичергән. Бинаның фасады тышланган. Эчке диварлары якты төсләргә буялган. Биредә Шыгай авылының танылган шәхесе- драматург Әмир Камалиев истәлегенә ачылган музей да урын алган. Музейда якташыбызның шәхси истәлекләре – сәхнә киемнәре, фотосурәтләре, китаплары, язмалары, мактаулы бүләкләре урнаштырылган. 
“Безнең клубыбыз караңгы, салкын иде. Хәзер хәтта танып булмый. Клубыбыз буш тормасын, хезмәт итсен, тирә-күршеләребезне дә тартып торсын”, - диде Сатмыш авылы җирлеге башлыгы Рамилә Сибгатова. Ул шулай ук барлык шыгайлылар исеменнән авылда барган үзгәрешләр өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, район башлыгы Равил Хисаметдиновка да олы рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев