Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәймиев Казанның “Хезмәт даны“ шәһәре исеменә дәгъва кылуын хуплады

2,4 млн. россиялеләр Татарстан башкаласының югары исемгә лаек булуына ышаналар.

(8нче июнь, “Апастово-информ“).


Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Советы киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә башкалабызның югары исемгә лаек дип белдерә. Бу хакта онлайн-брифингта Татарстан башкаласы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Евгений Варакин хәбәр итте.


“Казан шәһәренә шундый мактаулы исемне бирү турында бик күп тәкъдимнәр керде. Бу тәкъдимнәр беренче чиратта, илебез тормышына битараф булмаган халыктан керде“, - дип билгеләп үтте ул.


Барлыгы 2,4 млн. кеше башкалабыз бу исемгә лаек дип тапты. Шуңа да Казаныбызның мактаулы исем алачагына нигез бар.


Барлык документлдар да, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның үтенече белән Россия Президенты Владимир Путинга җибәрелде.


Башкалабыз Казан - 20 дәгъва кылучы шәһәрләр исемлегендә тора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев