«Ә син ышанмаган идең!» Камада 87 килолы җәен балыгы тотканнар
Татарстан балыкчысы Кама елгасында 87 килолы җәен балыгы тоткан. Әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә таралды.
Кадрларда ике метр чамасы озынлыктагы балык күренә. Ир-ат аны тоту тарихын сөйли.
«Менә, дустым, шундый балык. Син ышанмаган идең. Вакыт уздырдым инде. Хатын «бакча, бакча», ди», – дип сөйләнә ул.
Балыкчы Кама Тамагы бистәсе кешесе, дип хәбәр итте НТР 24 каналы.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/a-sin-ysanmagan-iden-kamada-87-kiloly-aen-balygy-totkannar-video-5854009
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев