Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ә син үз агачыңны утырттыңмы әле?

Районда 4 мең кеше бу сорауга бүген хаклы рәвештә горурланып, "Әйе!" дип җавап бирә ала. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев белдерүенчә, бу язда Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылап, "Яшел Татарстан", "Үз агачыңны утырт!" акцияләрендә шуның кадәр кеше катнашкан, 15 гектарга якын мәйданда урманнар яңартылган, 7500 төп агач, куак утыртылган. Апаста...

Районда 4 мең кеше бу сорауга бүген хаклы рәвештә горурланып, "Әйе!" дип җавап бирә ала. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев белдерүенчә, бу язда Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылап, "Яшел Татарстан", "Үз агачыңны утырт!" акцияләрендә шуның кадәр кеше катнашкан, 15 гектарга якын мәйданда урманнар яңартылган, 7500 төп агач, куак утыртылган. Апаста 14 майда үткән "Үз агачыңны утырт!" чарасында 20 оешмадан 130 кеше катнашып, Апас-Каратун, район Сабантуе юлы тавы итәгендә 1000 төп яшь чыршы һәм пихта утыртылды. Авыл җирлекләрендә бу зур өмәдә бу көнне 250 кеше катнашты, 500 дән артык яңа үсентеләр утыртылды. Өмәчеләрне үсентеләр белән тәэмин иткән Буа, Төбәк Черкене урманчыларына, Балтай урманчылык питомнигы коллективына да зур рәхмәт. Апасыбыз мәңге яшел, сулар һавабыз чиста, туып-үскән төбәгебез матур булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев