Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Сәләт” балалар иҗаты үзәгендә Ленинград камалышы ветераны белән очрашу булды

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Сәләт" балалар иҗаты үзәгендә Ленинград камалышы ветераны, Тутай авылында яшәүче Галия апа Гыйззәтуллина белән очрашу булды. Очрашуга Апас мәктәбенең 9 сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Равил Гомәров) чакырылган иде. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин, "Сәләт" балалар иҗаты үзәге җитәкчесе Луиза Сафина, Дан музее җитәкчесе Әгъзам...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Сәләт" балалар иҗаты үзәгендә Ленинград камалышы ветераны, Тутай авылында яшәүче Галия апа Гыйззәтуллина белән очрашу булды. Очрашуга Апас мәктәбенең 9 сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Равил Гомәров) чакырылган иде. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин, "Сәләт" балалар иҗаты үзәге җитәкчесе Луиза Сафина, Дан музее җитәкчесе Әгъзам Хәмидуллин сугыш китергән афәтләр, корбаннар турында сөйләделәр. Галия апа үзенең кичерешләрен күз яшьләре аша кабат яңартты.

- Сирена тавышы ишетелүгә апалар, абыйларның мине күтәреп бомбадан саклану урыннарына йөгергәннәре исемдә. Әнинең елаганы йөрәгемә үтеп калган. "Ник елыйсың, әни?" дип гел сорап йөдәтә идем. Аның безнең өчен кайгырып елаганың соңрак аңладым. Илләр-көннәр имин булсын, сезгә андый кыенлыкларны, югалтуларны күрергә язмасын, - диде Галия апа.

Соңыннан Әгъзам Хәмидуллин Дан музее белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев