Үсмер кыз урам уртасында көпә-көндез 7 яшьлек баланы талаган
Социаль челтәрләрдә Уфа шәһәренең Большая Московская урамында 13 яшьлек үсмер кыз 7 яшьлек кыз баланың телефонын көч белән тартып алып кача.
Социаль челтәрләрдә Уфа шәһәренең Большая Московская урамында 13 яшьлек үсмер кыз 7 яшьлек кыз баланың телефонын көч белән тартып алып кача. Хәл болай була. Үсмер тиз генә шалтыратып алырга дип кызчыктан телефонын сорый. Кызчык баш тарта. Үсмер аны үгетләгән була, телефонны кыска вакытка гына алып торам дип ышандырырга тели. Аннары инде, түземлеге беткәчтер, үсмер кыз балага суга, телефонын тартып ала һәм кача. Шул ук вакытта якында “шухер”да торган кыз да йөгереп кача. Таланган бала елый һәм ярдәмгә чакыра башлый. Домофон янында урнаштырылган видеокамера, бәхеткә, карак кызның йөзен аермачык күрсәтә. Шуңа аның эзенә төшү катлаулы булмый. Кичкә табан аны инде тоткарлыйлар. Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар тарафыннан шикләнелүче кыз ата-анасы белән бергә полиция бүлегенә китерелгән. Полиция хезмәткәрләре РФ закон актларына ярашлы процессуаль карар кабул итәчәк”, – диләр Эчке эшләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтендә. Видеоязмада үсмернең никадәр рәхимсез кылануы күренә. Ә таланган кызның ачыргаланып кычкыруы йөрәкләрне яра...
Әйткәндәй, социаль челтәрләрдәге язылган комментарийларда үсмер кызны күпләр таный. Һәм аның шундый “тайгак юлдан” йөрүен беләләр...
Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=29022
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев