Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Социаль челтәрдәге хатларны укысаң, аеруча каенаналар турындагыларын, чәчләрең үрә тора. Ун киленнең тугызы иренең әнисен дөньядагы иң әшәке кеше дип уйлый»

Ник дисәң, ул аларның гаиләләренә тыкшына, акыл өйрәтә, иркәләп, оныкларын боза һәм тагын кирәкмәгән әллә ниләр майтарып йөри икән. Ә менә каенана тудырган, үстергән, белем биргән ир-хуҗа әйбәт, акча эшли, өй эшләрендә, балаларны карауда булыша. Ирнең әйбәтлегендә әнисенең, әйтерсең лә, бернинди өлеше юк, болар барысы да хатын уңган булганга, яраттыра белгәнгә генә шулай...

“Каенанамны яратам, хөрмәт итәм” дип бик сирәкләр генә яза. Андыйларга да җавап әзер: еш күрешмисездер, ерактагы кояш яктырак инде ул. Ләкин бу киленнәр дә еллар үткәч каенана булачаклар бит. Шунда гына аңларлар инде алар безнең хәлне.

Чыганак: http://www.tatyash.ru/index.php?issue=12535&file=71.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев