Сөйгәнем белән бергә булырга ярыймы?
Рәнис белән институтта укыганда таныштык. Бер караштан гашыйк булдым аңа. Безнең мәхәббәт шул көннән дөрләп кабынды. Өстәвенә туган көннәребез дә бер үк көнне икән. Дүрт ай очрашып йөргәннән соң, Рәнис мине әнисе белән таныштырырга булды.
Әнисе белән уртак телне тиз таптык, Аллаһка шөкер. Мине кабул итәрме икән, дип бик борчылган идем. Ләкин ул мине үз кызы кебек якын итте. Берничә көннән соң Рәнисне әнием белән таныштырырга өйгә чакырдым. Сөйләшә торгач, шунысы ачыкланды: безнең әниләр бер-берсен белә икән! Алар бер үк көнне бер үк бала тудыру йортында безне тапкан.
Рәниснең әнисенең сөте булмау сәбәпле, минем әни Рәнисне имезгән булган. Бер ананың сөтен имгәч, без абыйлы-сеңелле булабыз түгелме соң инде? Андыйларга гаилә корырга ярамый диләр. Ләкин ике як әни дә бу хорафатка ышанмаска куша, “өйләнешегез” дип хәер-фатихаларын бирде. Ә минем күңелдә шик бар: балабыз исән-сау туармы икән? Киңәш бирегез әле.
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/sygnem-beln-berg-bulyrga-yaryymy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев