Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Солдат хатында - күңел җылысы

Районкүләм игълан ителгән “Солдат хаты” акциясенә без дә бик теләп кушылган идек.

Балалар белән сөйләштек тә, хәрби операциядә катнашучы егетләргә сәлам хатлары язып җибәрдек. Шуларның берсе Багыш авылыннан мобилизацияләнгән Рәмис Фәсхетдиновка барып ирешкән. Ул кыска вакытлы ялга кайткач рәхмәт белдерү өчен гаиләсе белән мәктәбебезгә килде, чәчәк бәйләме бүләк итте. Хат юллаучы укучым Алмаз Хәмидуллин. Кызганыч, ул бу көнне ярышка китүе сәбәпле, мәктәптә булмады. Без аңа солдат абыйсының рәхмәт сүзләрен җиткердек һәм чәчәк бәйләмен тапшырдык.


“Сезнең укучыгыз язган хатны алдым. Бик сөендем. Барлык күчтәнәчләрдән дә кадерлерәк булды ул. Җылы, юату сүзләре язып сөендергәннәре өчен балаларга бик зур рәхмәт”, - диде якташыбыз.


Укучыбызның хаты нәкъ менә үз якташыбызга барып җитүенә, аның күңелен җылыта алуыбызга бик куандык та, сокландык та.
Илсөяр Курамшина,
Биеш урта мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев