Сорагыз-җавап бирәбез
Бер туганым контракт төзеп, армиядә хәрби хезмәтен дәвам итәргә хыяллана. Безнең районда андыйлар бармы? Сорауга район хәрби комиссары Илшат Паймурзин җавап бирә: -Безнең Апас районыннан бүген уннан артык кеше контракт төзеп, илнең төрле төбәкләрендә Россия Хәрби Көчләрендә хезмәт итә. Ир-егетләр өчен илне саклау мактаулы, дәрәҗәле бурыч ул. Контрактны 40 яшькә...
Бер туганым контракт төзеп, армиядә хәрби хезмәтен дәвам итәргә хыяллана. Безнең районда андыйлар бармы?
Сорауга район хәрби комиссары Илшат Паймурзин җавап бирә:
-Безнең Апас районыннан бүген уннан артык кеше контракт төзеп, илнең төрле төбәкләрендә Россия Хәрби Көчләрендә хезмәт итә. Ир-егетләр өчен илне саклау мактаулы, дәрәҗәле бурыч ул. Контрактны 40 яшькә кадәрге барлык таләпләргә туры килүче Россия гражданнары төзи ала. Аның үзвакытында чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтеп запаста булуына, сәламәтлегенә игтибар бирелә. Шулай ук хәрби хезмәт үтмәгән югары һәм махсус урта һөнәри белемле апаслылар белән контракт төзү мөмкинлеге бар. Шундый юлны сайлаучыларга дәүләт тарафыннан югары хезмәт хакы, төрле өстәмә түләүләр, ташламалар системасы каралган. Контракт нигезендә 20 ел һәм аннан да күбрәк хезмәт итүчеләргә лаеклы һәм югары пенсия гарантияләнә. Хәрби ипотека буенча Россиянең теләсә кайсы төбәгендә тораклы булу мөмкинлеге бар. Башка сораулар белән турыдан-туры үземә мөрәҗәгат итә аласыз,-диде ул. (16+)
Әзерләде-Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев