Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Соры" хезмәт хакын алучылар Башкарма комитетының икътисад бүлегенә мөрәҗәгать итә ала

Хезмәт хакын «конверт»та бирсәләр, болар турында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр итәргә кирәк.

Татарстанда «соры» хезмәт базары юнәлеше буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына тиешле мөрәҗәгать бирү юлы белән формаль булмаган мәшгульлек, рәсми булмаган хезмәт хакы түләү фактлары турында хәбәр итү мөмкинлеге бар.

 «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәгән һәм хезмәткәрләргә «соры» хезмәт хакы түләүче эш бирүчеләрне ачыкларга, аларга карата чаралар күрергә ярдәм итә. Бу республикада формаль булмаган мәшгульлекне киметү буенча алып барыла торган эшчәнлеккә уңай йогынты ясый. 
 «Соры» хезмәт базары юнәлеше модераторы-Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.
                 Моннан тыш, районыбыз гражданнары Апас муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлегенә  «кайнар линия» телефонына  21653, 22400 номеры буенча шалтырата алалар. Һәр мөрәҗәгать яки хәбәр, хокук кагыйдәләрен үтәп, шәхси тәртиптә каралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев