Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Советлар Союзы Герое Дмитрий Горбунов истәлегенә районның яше-карты, бала-чагасы кабат чаңгыларга бастылар

Якташыбыз, Биеш авылында туып-үскән Советлар Союзы Герое Дмитрий Горбунов истәлегенә Дәүләкидә чаңгы ярышлары үткәрү традициясе дәвам итә. 28 февральдә аның чираттагысы үтте. Эстафета дистанциясенә 120 чаңгычы чыкты. Аны ачу тантанасы быел үзенчәлекле булды-мәктәп директоры Марат Ногманов кураена кушылып, укучылар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына матур чыгышлар әзерләгән иде. 9 еллык мәктәп...

Якташыбыз, Биеш авылында туып-үскән Советлар Союзы Герое Дмитрий Горбунов истәлегенә Дәүләкидә чаңгы ярышлары үткәрү традициясе дәвам итә. 28 февральдә аның чираттагысы үтте. Эстафета дистанциясенә 120 чаңгычы чыкты. Аны ачу тантанасы быел үзенчәлекле булды-мәктәп директоры Марат Ногманов кураена кушылып, укучылар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына матур чыгышлар әзерләгән иде.

9 еллык мәктәп укучылары арасында шәхси беренчелектә Зур Күккүздән Фәнил Зарипов, Эльвина Сөнгатуллина, Ринал Шаһиәхмәтов һәм Әминә Кәлимуллина финиш сызыгын беренче булып үттеләр. Чүрибураштан Раил Гыйсмәтуллин, Регина Шәрәфуллина, Илмаз Низамиев һәм Регина Хәмидуллина- икенче урында. Кече Болгаер мәктәбе укучылары Динар Шәфигуллин, Камилла Сөнгатуллина, Ришат Вәлиәхмәтов, Регина Лукина финишка өченче булып керделәр. 11 еллык мәктәп укучылары командалары арасында да Зур Күккүзлеләргә тиңнәр табылмады. Раил Гайнетдинов, Диана Хәбибуллина, Илфат Гайфуллин, Фирүзә Яруллина-беренче урында. Табар Черкене командасы вәкилләре Данил Иванов, Мария Сусарина, Владимир Афанасьев, Вероника Кузьмина- икенче урында, Борнаш мәктәбеннән Булат Сөләйманов, Ясминә Гыйльметдинова, Зөлфәт Шакиров һәм Гөлия Сәйфуллина финишка өченче булып үттеләр. Оешма-предприятиеләр арасында призлы урыннарны район гадәттән тыш хәлләр идарәсе, район электр челтәрләре, район эчке эшләр бүлеге, Борнаш һәм Йомралы авыллары вәкилләре яулады.

Җиңүчеләргә Диплом-Грамота һәм медальләр тапшырылды.

Ярышлар үткән Дәүләки мәктәбе янәшәсендә көне буе җыр-музыка агылды. Барлык катнашучыларга һәм тамашачыларга кайнар коймак-чәй. ботка-салатлы табыннар әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев