Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Спиннер файдалымы, зыянлымы?

Спиннерның нәрсә икәнен белмәгән кеше юктыр бүген,- дип башлады сүзен Апас мәктәбендә эшләүче педагог-психолог Әнисә Әнисовна. Спиннер вак моторика, нәрсәнедер күзәтү сәләтен үстерә, әмма мин аны "развивающий" дип саный алмыйм. Ул баланы үсешкә илтми. Аннан соң ул балаларның психикасына да йогынты ясый. Шул бер уенчыкны көне буе әйләндереп, берәү белән...

Спиннерның нәрсә икәнен белмәгән кеше юктыр бүген,- дип башлады сүзен Апас мәктәбендә эшләүче педагог-психолог Әнисә Әнисовна. Спиннер вак моторика, нәрсәнедер күзәтү сәләтен үстерә, әмма мин аны "развивающий" дип саный алмыйм. Ул баланы үсешкә илтми. Аннан соң ул балаларның психикасына да йогынты ясый. Шул бер уенчыкны көне буе әйләндереп, берәү белән дә сөйләшми-нитми утыру, әлбәттә, балага зыян. Балалар бит бергә, төркемдә уйнарга тиеш. Ә спиннер ул - аерым шөгыль. Аерым утыру шулай ук зур минус, ул баланы яшьтәшләреннән, дөньяны предметлар аша танып-белүдән аера. Спиннер тынычландырадыр да бәлки, әмма мин аны балалар уенчыгы дип санамыйм. Нерв кузгалганда, үзебез аяк селкетәбез, аяк белән идәндә тыпырдап утырабыз бит, бу тынычланлдыру маневры. Спиннер да берни турында уйламыйча, башны "сүндереп" ял итү предметы.

Бәхеткә, әлеге уенчык Татарстанда май ахырында, уку елы ахырына якынлашканда таралды. Ә хәзер инде аның белән уйнап туйдылар дияр идем. Мактану, бер-береңә күрсәтү өчен дә экзотик уенчык түгел. Шулай да мәктәпкә алып килми калмаслар. Моны исә ата-аналар да, укытучылар да контрольдә тотачак. Әгәр бала дәрес тыңлыйсы урында, онытылып, шуны әйләндереп утыра икән, бу - бик зур проблемага әйләнәчәк, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев