Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спорт мәйданчыгы төзелүгә шатланып туя алмыйлар укучылар

Азбаба мәктәбе директоры Айдар Вәлиуллин һәм физкультура укытучылары Илшат Вәлиуллин белән Айрат Мәрданов 1 ел элек авылда заманча ачык спорт мәйданчыгы төзелүгә шатланып туя алмыйлар. -Укучылар өчен мондый шартлар булдырылу мәктәбебезнең район һәм зона спорт ярышларына бик ныклап әзеләнүе өчен бик кулай. Авылыбызда футбол, хоккей бик популяр бүген. Волейбол, баскетбол,...

Азбаба мәктәбе директоры Айдар Вәлиуллин һәм физкультура укытучылары Илшат Вәлиуллин белән Айрат Мәрданов 1 ел элек авылда заманча ачык спорт мәйданчыгы төзелүгә шатланып туя алмыйлар.
-Укучылар өчен мондый шартлар булдырылу мәктәбебезнең район һәм зона спорт ярышларына бик ныклап әзеләнүе өчен бик кулай. Авылыбызда футбол, хоккей бик популяр бүген. Волейбол, баскетбол, өстәл теннисы белән дә яратып шөгельләнә безнең укучылар. Кичә безнең мәктәпнең мини-футбол командасы район турнирында икенче урын яулады. Бу төр ярышта район һәм Татарстанкүләм ярышларда инде ничә ел рәттән шундый призлы урыннар билибез. Берничә тапкыр чемпион да булып калдык. Саулык-сәламәтлек нигезе балачактан әнә шулай салына,-диләр.
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев