Әсрар Нургали улы Идиятов күзләрен мәңгегә йомды
Бүген районыбызның асыл улы -Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Йолдыз"ның актив хәбәрчесе, күп кенә китаплар авторы, оста гармунчы. курайчы, Апас районы Дүртиле авылының тарихын барлаган, музей оештырган, китапханәче, җирле шагыйрь Әсрар Нургали улы Идиятов күзләрен мәңгегә йомды.
Соңгы сүз
Кеше соңгы юлга киткән чакта
Һәркем уйлый аның турында.
Ничек яшәде ул,ниләр кылды
Нәрсә калды тормыш юлында?!
Кемнән мирас булып җырлар кала,
Кемнән-бакча,кемнән-хәзинә.
Мәңгелеккә китүчене зурлап
Яхшы сүзләр йөри һәр өйдә.
Уйлап торам:абыемнан ниләр
Калды икән хәтер төбендә?
Кураенда сызган көйләр шунда
Иптәш эзли күңел түрендә...
Гармуннары кала-телләренә
Күптән басмый- китте уллары...
Баян тарткан энекәшләр кинәт
Бакыйлыкка күчеп югалды.
Нигез кала-монда әби-бабам
Күкрәк көче белән яшәде.
Монда тамган күпме сабыйларның
“Әттә-әннә”диеп яшьләре.
Көнгә дистәләгән чабатасын
Үргән туганнарым шушында.
Дәү әнинең әйткән догасына
Тегү машинасы кушылган...
Бу нигездә абый белән бергә
Җырлар сузган чагым исемдә.
Өйдә шау-гөр килеп уздырыштан
Шигырь укый идек хис белән.
Бакчаң кала:алма,чияләрең,
Карлыганың,балан,миләшең.
Йомшак иде синең күңел ,абый:
Бик күпләрнең булдың сердәше.
Нәсел барлап .күпме китап яздың,
Авылдашлар исеме аларда.
Быел менә җырлап кермәдең син
Шундый ямьле,матур язларга...
Музей кала-синең кулың тигән,
Син барлаган күпме истәлек.
Гөлләр кала –күз нурларың көтеп
Чәчәкләрен чак-чак күтәреп.
Син исемнәр кушкан дистәләгән
Балаларда яшәр хәтирә.
Соңгы юлга укып син озаттың-
Авылдашлар саклар хәтердә.
Китапханәң кала-Дүртиленең
Һәр кешесе килгән бирегә.
Сабантуйлар кала-синең көйсез
Килүчеләр төшәр биергә...
Авыл кала,апаларың кала
Зар-интизар булып күрергә.
Оныкларың кала-мирас булып
Бу чикләнгән тормыш –гомердә.
Тыныч йокла!Ядкарьләрең яшәр
Туганнарың барда –күңелдә.
Синең кебек көләч яз кояшы
Нурын коя ,абый,гүреңә. Сеңелең Гөлнур Айзат.24.03.2018
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев