Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өстәлгә нинди эчемлек куясыз?

26 июльдә хөкүмәт йортында үткән видеобрифингта ел башыннан Татарстанда сыйфатсыз, контрафакт алкогольле эчемлекләр кулланудан 405 кешенең агулануы, шуның 167- се вакытсыз вафат булуы турында белдерделәр. 2016 елның шул чорында барлыгы 471 кеше агуланган, 140 кеше үлгән. Быелгы начар исемлектә Апас буенча да бер очрак бар. -Иң яхшысы-эчмәскә, кулланган очракта да...

26 июльдә хөкүмәт йортында үткән видеобрифингта ел башыннан Татарстанда сыйфатсыз, контрафакт алкогольле эчемлекләр кулланудан 405 кешенең агулануы, шуның 167- се вакытсыз вафат булуы турында белдерделәр. 2016 елның шул чорында барлыгы 471 кеше агуланган, 140 кеше үлгән. Быелгы начар исемлектә Апас буенча да бер очрак бар.

-Иң яхшысы-эчмәскә, кулланган очракта да чик-чаманы белергә, Татарстан заводларында җитештерелгән спиртлы эчемлеккә өстенлек бирергә кирәк,-дип киңәш итә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин.

-Районыбыз территориясендә махсуслашкан һәм ышанычлы 84 сату ноктасында ЕГАИС системасы кулланыла. Алкоголь продукциясе законлы әйләнешен көйләү район комиссиясе тотрыклы һәм даими эшли, атна саен башкарылган эшкә нәтиҗәләр ясап барыла. Аның эше район комплекслы программасына нигезләнгән. Узган атнада мәсәлән, халыктан кергән сигналлар буенча хокук сакчылары белән бергә 6 рейд-тикшерү үткәрелде. Тиешле чаралар күрелде,-дип өсти аның урынбасары Шамил Гаффаров.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев