Страховка һәм социаль пенсияләр арта
Русиядә 2024 елның 1 гыйнварыннан страховка пенсияләре, ә 1 апрельдән социаль пенсияләр 7,5 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта Социаль фонд рәисе Сергей Чирков Федерация Советында үткән «Парламент диалогы»нда хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, бюджетта иминият пенсияләренә ун триллион сумнан артык акча салынган.
- Гарантияләр тулысынча үтәлгән, бу акчалар (индексацияләр үткәрүгә) бюджетка салынган, - диде Сергей Чирков.
Автор:Ример Насретдинов
Чыганак: https://kiziltan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев