Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Су басу куркынычы янамыймы?

Район башлыгы су басу куркынычы янаган авылларның торышы белән танышып чыкты

(12 апрель, “Апастово-информ”).


Соңгы көннәрнең җылы торуы сәбәпле, районыбызның кайбер авылларында су ташу чоры башланды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин Зур Күккүз һәм Шонгаты авылларында булды. Зур Күккүз гадәттән тыш хәлләр бүлеге тарафыннан су басу куркынычы янаган авылларның берсе булып санала. Үләмә елгасының ташуы яки кар эри башлау белән Шонгаты авылыннан алып Әҗем борылышына кадәр юллар аша чыккан трубаларның суы авылның ике җиренә төшә һәм авыл янында юл аша салынган трубаларга кадәр җитә. Шул вакытта су сыешмый башлый. Юл салган вакытта куйган трубалар суларны үткәреп бетерә алмый.
“Су ташу куркынычын булдырмау максатыннан, үзара салым акчасына труба салдык. Соңрак авылның икенче башына да труба урнаштырдык. Шуңа карамастан, авылда су үткәрүчәнлек түбән булып калды. Кайбер елларда су йортларга кадәр үтеп керә иде. 3-4 көнгә кадәр дә су китмәгән вакытлар булды. Халык моны дөрес итеп аңлый. Шуңа мөлкәтен, мал-туарын куркынычсыз җиргә урнаштыра”, - дип сөйли авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин белән киңәшү булды. Биредә труба кую яисә күпер салу буенча эшне уңай якка үзгәртү хакында сөйләштеләр.
“Авыл тирәсендә су булуы да кирәк, чөнки бакчаларда дым, ләм, ашлама кала. Халык барысын да аңлап кабул итә. Киртәләргә, сарайларга, ишегалларына су үтеп кергән хуҗалыклар булса да, быел зур зыян күрү очраклары күзәтелмәде”, - ди җирлек башлыгы.
Тулырак “Йолдыз” битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев