Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Суд нәни кызчык Әмирә файдасына карар чыгарды

Хәтерләсәгез, берничә ай элек Апаста яшәүче 3 яшьлек нәни кызчык Әмирә Әхмәтовага ярдәм кирәк булуы турында язган идек.

(10 декабрь, “Апастово-информ“).


Кечкенә Әмирә бүген дару ярдәмендә яши. Бер айлык дәвалану курсы узу өчен 1300000 сумлык дару кирәк. Авыру берничә айда гына чигенергә уйламый. Әлегә кадәр аларга дару алу өчен дәүләт ярдәме дә каралмаган иде. Гаиләгә бик күп юллар узарга, судларга мөрәҗәгать итәргә, күп ишекләрне шакырга туры килде. 10 декабрьдә узган суд Әхмәтовлар файдасына тәмамланды. Казанның Вахитов районы суды Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге сирәк чирдән интегүче балага дару алырга тиеш дигән карар чыгарды.

Судның үзләре файдасына тәмамлануын Әмирәнең әнисе Алинә зур сөенеч буларак хәбәр итте. Ул үзләренә ярдәм иткән, теләктә торган һәркемгә олы рәхмәт сүзләрен күз яшьләре аша җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев