Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Суда да җитез алар

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, "Дулкын" бассейнында лаеклы ялда булган ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында йөзү ярышлары узды. Аны районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге, пенсия фонды бүлекчәсе һәм пенсионерлар оешмасы берлектә уздырды. Күңелләре белән яшь булган, спорт сөюче өлкәннәр бу юлы да сынатмадылар. Зәңгәр су киңлекләрен бик җитез колачлады алар. Ярышны район...

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, "Дулкын" бассейнында лаеклы ялда булган ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында йөзү ярышлары узды. Аны районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге, пенсия фонды бүлекчәсе һәм пенсионерлар оешмасы берлектә уздырды.

Күңелләре белән яшь булган, спорт сөюче өлкәннәр бу юлы да сынатмадылар. Зәңгәр су киңлекләрен бик җитез колачлады алар.

Ярышны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин ачып җибәрде.

-Хөрмәтле өлкәннәр! Сез бар җирдә дә үрнәк, актив. Хезмәт елларыгызда да безгә өлге булдыгыз, хәзер дә киңәшләрегез белән ярдәм итеп торасыз. Бүген дә сынатмагыз, җиңүләр юлдаш булсын, - диде ул.

Бассейнның җитәкчесе Фидаиль Фәхретдинов сүзләренчә, ир-атлар да, хатын-кызлар да йөзү белән теләп шөгыльләнә, суның сәламәтлек чыганагы булуын аңлыйлар икән.

Апастан Рифкать абый Абзалов ярышларда дүртенче ел катнаша. Бу юлы да сынатмады. Ир-атлар арасында ул беренче урында. Хатын-кызлар арасында беренчелек Венера Мөхәммәдова кулында.

-Узган ел районкүләм ярышта да, республика күләмендә дә беренче урынны алдым. Судан чыккач, яшәреп киткәндәй буласың, сулышыңа кадәр үзгәрә, - дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Апастан Рәйхан Галәтдинова да бассейнга теләп йөри. Ул биредәге уңайлыклардан да, хезмәткәрләрнең мөнәсәбәтеннән дә канәгать булуын белдерде.

-Йөзәргә бик яратам. Җаем чыккан саен килергә тырышам. Ярышларда да теләп катнашам. Җиңәм дип тә түгел, күңел күтәренкелеге алу өчен, - диде Рәйхан апа.

Барлык җиңүчеләргә дә Мактау грамоталары, медальләр бирелде. Аларны районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин тапшырды. Шулай ук Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов, пенсионерлар оешмасы җитәкчесе Фәрит Кәлимуллин, районның ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина, бассейн җитәкчесе Фидаиль Фәхретдинов өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрик итеп, уңышлар теләделәр.

Ләйлә Шиһабиева.

Ришат Җамалиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев