Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Суда йөзәргә өйрәнәбез” комплекслы программада Апас районы актив катнаша

Татарстан Президенты үткәргән Иминлек Советында узган елда Татарстанда төрле сәбәпләр белән 130 кешенең суда батып үлүен хәбәр иттеләр.

Район Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге бүлеге җитәкчесе Руслан Ромачков соңгы 3 елда бездә мондый очракларның булмавын белдерде. 
-Зур сулыклар янәшәсендә коткару хезмәтенең нәтиҗәле эшләве өчен республика күләмендә зур эшләр башкарасы бар әле,-диделәр анда чыгыш ясаучылар. Утырышта бу елга эш планы да билгеләнде. Шул нигездә Апас янәшәсендә төзелүче “Яр буе” ял итү комплексында су яратучылар өчен аерым коткару посты да булачак. Моңардан тыш республикакүләм “Суда йөзәргә өйрәнәбез” комплекслы программада да районыбыз бик актив катнаша. Татарстанда бу программа нигезендә 2-4 сыйныфларда укучы 12 меңнән артык балаларны суда йөзәргә өйрәтү курс-дәресләрен үткәрү өчен барлыгы 220 төрле зурлыктагы бассейн кулланыла. 
-Апасыбызның “Дулкын”, Дәвештәге “Зөя” балалар ял-сәламәтләндерү үзәгендәге бассейннарында узган елда мәсәлән, 350 гә якын бала тренер-коткаручылар күзәтүе астында үз-үзен суда тоту алымнарына өйрәнде. Быел да бу эш планлы рәвештә алып барыла. Авыл мәктәпләре укучыларын бирегә график буенча алып килү оештырылды. Апаста быел файдалануга тапшырылырга тиешле ике бассейнлы зур спорт комплексында бу эшне тагын да киңрәк колачлы итеп алып барырга мөмкин булачак,-дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадулин. 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев