Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сугыш кырын иңләгән Мәксүмә әби

Болынбалыкчы авылында гомер итүче Мәксүмә әби Гарифуллина 95 яшьлеген билгеләп үтте. Бик матур, җыйнак кына өйдә тиздән 90 яшьлеген каршылаучы сеңелесе Зөлфирә әби белән яши ул. Мәксүмә әбинең туган көненә хөрмәт итеп туганнары, күршеләре җыйналган. Үзе сөйләшә алмаса да матур итеп утырып тора, чын күңелдән рәхмәтләрен ирештерә алды. Зөлфирә әби...

Болынбалыкчы авылында гомер итүче Мәксүмә әби Гарифуллина 95 яшьлеген билгеләп үтте.

Бик матур, җыйнак кына өйдә тиздән 90 яшьлеген каршылаучы сеңелесе Зөлфирә әби белән яши ул. Мәксүмә әбинең туган көненә хөрмәт итеп туганнары, күршеләре җыйналган. Үзе сөйләшә алмаса да матур итеп утырып тора, чын күңелдән рәхмәтләрен ирештерә алды. Зөлфирә әби үзе дә өлкән яшьтә булуга карамастан бөтен эшләрне башкара, апасын да хасиятләп карый. Туган көнгә дип камыр басып кабартмалар да пешереп куйган. Күршеләре кереп сый-нигъмәттән сыгылып торган табын әзерләгәннәр.

- Без җиде кыз, бер малай үстек. Бүгенге көндә икәү генә калдык инде. Гомере буе авыру апамны карадым. 1942-1944елларда ул сугышка китте. Сугыш кырларыннан бик каты авырып кайтты. Бераз тернәкләнгәч колхозда дуңгызлар карады, аннан урман кисәргә җибәрделәр. Тагын бик каты авырып кайтты. Әни үлгәч мин аның белән калдым. Ул минем булышчым булды. Өйдәге эшләрдә булышып, ашарга пешереп куя иде. Кызымның ике баласын үстергәндә ярдәм итте, берничә ел Мәскәүгә дә барып карады балаларын. Бүгенге көндә мин аны яшь бала караган кебек карыйм. Үземә иптәш, апам белән бик рәхәт. Күршеләрем дә әйбәтләр, нәрсә генә булса да бердәм булып эшлибез, яшибез, - ди Зөлфирә әби. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова юбилярны кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Римма Гыйльметдинова, "Рәхимов" хуҗалыгы вәкиле Фидания Гыйбадуллина, авыл ветераннар Советы җитәкчесе Гөлфия Кәлимуллина юбилярны тәбрикләп, бүләкләрен бирделәр.

Шушындый хөрмәт һәм котлауларга шатланып олы рәхмәтләрен җиткерделәр Болынбалыкчының озын гомерле әбиләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев