Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугыш яралары әле дә төзәлми

- Кем уйлаган 90 яшенә җитәрмен дип. Нәселебездә дә озын гомерле кешеләр юк бит. Үземнең бөтен тәнем яралардан сызлап кына тора. Җитмеш ел узса да сугыш афәтләре онытылмый, яралары төзәлми, - дип сөйли-сөйли каршы алды безне Бөек Ватан сугышы ветераны, Шыгай авылының аксакалы Аманулла бабай Гыйбадуллин. Сугыштан кайткан төшенә җиргә...

- Кем уйлаган 90 яшенә җитәрмен дип. Нәселебездә дә озын гомерле кешеләр юк бит. Үземнең бөтен тәнем яралардан сызлап кына тора. Җитмеш ел узса да сугыш афәтләре онытылмый, яралары төзәлми, - дип сөйли-сөйли каршы алды безне Бөек Ватан сугышы ветераны, Шыгай авылының аксакалы Аманулла бабай Гыйбадуллин.

Сугыштан кайткан төшенә җиргә чүккән, салам башлы йорт каршы ала аны. Биш ел Марида урман кисеп, авыр эшләрдә эшләп туган авылынды йорт җитештерә. Шулай итеп авылдашларына йорт салу, хуҗалыкка фермалар төзү эше дә аныкы була. Тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр, 56 ел бергә яшиләр. Ни кызганыч бүгенге көндә төпчек кызы Әнисә апа белән икәү генә яшиләр.

- Әткәйне ялгыз калдырмас өчен аның янына кайттым. Ул минем киңәшчем, терәгем. Аңа сәламәт гомерләр телим, - ди Әнисә ханым.

Юбилярны район Советының аппарат җитәкчесе Илфир Гәрәев кайнар котлады, Рәсәй Президентының котлау хатын, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Захид Шәрәфиев та изге теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев