Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сугышта тыл батырлыгы күрсәткән хатын-кызлар - игътибар үзәгендә

Хатын-кыз депутатларының “Мәрхәмәт-Милосердие” төркеме “Сугышның йөзе хатын-кызга хас түгел” дип аталган социаль-гуманитар проектны тормышка ашыра.

(17 декабрь, “Апастово-информ”).


Районыбызның хатын-кыз депутатлары башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендә әлеге проектны тормышка ашыру буенча видеоконференция режимында узган киңәшмәдә катнаштылар. Биредә алар башка районнарда проектны тормышка ашыру буенча тәҗрибәләрен тыңладылар.
Районыбызның хатын-кыз депутатлары җитәкчесе Гүзәлия Зыятдинова видеоконференциядә катнашучыларны икенче этапка билгеләнгән план белән таныштырды, тыл ветераннары хатын-кызларына муниципаль берәмлекләрдән беркетелгән депутатлар исемлеген әйтеп үтте.
“Сугышның йөзе хатын-кызга хас түгел” проектының икенче этабы кысаларында башкарыла торган эшләрнең үзенчәлекләре карап тикшерелде. Киләчәккә матур гына чаралар билгеләнде.
“Районыбызда 304 хатын-кыз тыл хезмәтчәне яши. Бу юлы алар игътибар үзәгенә алыначак. Аларның берсе дә ихтирамнан, ярдәмнән мәхрүм калырга тиеш түгел. Проект кысаларында аларга багышланган төрле юнәлештәге чаралар узачак. Тормыш шартлары, кәефләре, сәламәтлекләре - барысы да игътибарга алыначак. Зар-гозерләрен тыңлап, аларны хәл итүне максат итеп куябыз”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев