Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Светофорик” - иң яхшы яшь инспекторлар отряды

Апас урта мәктәбенең Гүзәл Мөхәммәтшина җитәкчелегендәге “Светофорик” яшь инспекторлар отряды республикакүләм бәйгедә катнашты һәм “Иң яхшы отряд” булып танылды.

(4 июль, “Апастово-информ”).


“Әлеге бәйгедә 60 отряд һәм җитәкче катнашты. 10 отряд җиңүчеләр рәтендә. Алар арасында безнең яшь инспекторлар да бар. Отряд югары баллар җыйды һәм тугызынчы урынга лаек булды. Отрядның төп максаты – кисәтү эшләре алып бару, - ди Гүзәл Мөхәммәтшина.
Бәйгегә эшчәнлекләрен, мәгълүмат таратуларын, кисәтү эшләрен исбатлап альбомнар җибәргәннәр. Яшь юл сакчыларын Буадан юл куркынычсызлыгын тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Сиринә Мурзакова һәм районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев тәбрик итте. 2021-2022 уку елы нәтиҗәләре буенча максатчан эшләр башкаруларын билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев