Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Свияжный бистәсендә яңа кибет ачылды

Кибет халыкка көнкүреш кирәк-яраклары тәкъдим итә.

(17 ноябрь. “Апастово-информ”).


Яңа кибетнең ишекләре тантаналы төстә ачылды. Чарада катнашкан район башлыгы Айрат Җиһаншин да кибет ачылуның җирлек тормышында зур әһәмияткә ия вакыйга булуын билгеләп узды.
“Бу урын элек-электән пенькозавод территориясе дип йөртелде. Биредә җитештерү мәйданчыклары эшләде. Билгеле, еллар үткәч, бу урын бушап, ташландык хәлдә калды. Ләкин максатчан кешеләр тырышлыгы белән ул янәдән торгызылды. Әкренләп үсеп, хәзер инде сәүдә үзәгенә әверелә башлады. Яңа ачылган кибет халык өчен яңа мөмкинлекләр тудырды. Барыннан да бигрәк биредә яшәүчеләр өчен яңа эш урыннары булдырылды”, - дип ассызыклады район башлыгы.
Кибет ачылуны бистә халкы да бик шатланып кабул итте.
“Азык-төлек товарлары кибетләре берничә. Ә менә төрле көнкүреш кирәк-яраклары кирәк очракта Апаска яисә Каратунга йөрдек. Аллага шөкер, хәзер бистәбездән ерак китмичә генә кирәк-яракларны сатып алачакбыз. Безгә яңа мөмкинлекләр тудырган җитәкчеләргә, кибет хуҗаларына рәхмәт яусын”, - диде Гөлсинур апа Вафина.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев