“Свияга“ берләшмәсенең алдынгы комбайнчылары – әтиле-уллы Фирдүс һәм Ринат Ибәтуллиннар вымпел һәм акчалата премиягә лаек булдылар
"Свияга" берләшмәсенең алдынгы комбайнчылары - әтиле-уллы Фирдүс һәм Ринат Ибәтуллиннар "Клаас" комбайнында сезон башыннан 1 мең тонна иген суктырып вымпел һәм акчалата премиягә лаек булдылар. Ринат әтисе янында берничә ел ярдәмче булып эшли. - Урак вакытында Казаннан ярдәмгә кайттым. Узган ел беренчелекне алып булмаган иде, быел тырыштык. Беренче булу рәхәт...
"Свияга" берләшмәсенең алдынгы комбайнчылары - әтиле-уллы Фирдүс һәм Ринат Ибәтуллиннар "Клаас" комбайнында сезон башыннан 1 мең тонна иген суктырып вымпел һәм акчалата премиягә лаек булдылар. Ринат әтисе янында берничә ел ярдәмче булып эшли.
- Урак вакытында Казаннан ярдәмгә кайттым. Узган ел беренчелекне алып булмаган иде, быел тырыштык. Беренче булу рәхәт икән, - ди Ринат.
Бу өлгер игенче-механизаторлар алга таба да сынатмаслар.
Район башлыгы игенчеләргә саулык-сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, игеннәрне югалтуларсыз җыеп алуларын теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев